Аралашуның бер төре – “Фикердәшләр” мәгълүмати-методик мәйданчык

Автор: Назмиева Васила Госмановна
Белем бирү системасында эшләүче һәр педагогның төп максаты — укучыларны аралашырга, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга өйрәтү. Ааралашуның иң киң таралган формасы – ул диалогик сөйләм. Диалогик сөйләмне төп һәм әйдәп баручы төр дип атый алабыз. Ни өчен шулай? Беренчедән, сөйләмнең башка формалары белән чагыштырганда, диалог киңрәк таралган. Икенчедән, аның өстенлекләре дә байтак: ул гадирәк һәм кыскарак төзелә, аның составында күнегелгән сүзтезмәләр һәм калыплар бар, шуның нәтиҗәсендә аны үзләштерү дә җайлырак. Диалогик сөйләм эчтәлеге укучының көндәлек тормыш шартларына, балалар белән вакыйгаларга якын булуы шарт.
Белем бирүдә заманча мәгълүмати технологияләр куллану — бөтендөнья белем бирү процессының тотырыклы тармагына әверелде. Бүгенге көн заман мәктәбенең тормышын әлеге технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Ул белем бирү белән беррәттән хезмәттәшләрең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, укучыларга үз фикерләрен, кызыксынуларын, туплаган мәгълүматларын җиткерү чыганагы буларак та хезмәт итә. Шуларны исәптә тотып, районыбызның туган тел укытучылары өчен интернет челтәрендә оештырылган “Фикердәшләр” бердәм мәгълүмати — методик мәйданчыгы булдырылды.
Сайт эшләнлеге аша туган телдә белем алу өлкәсендә укытучы, укучы, әти-әниләрне берләштерү, “бер дулкында йөзүләренә” ирешү мөмкинлеге булачак.

Статья. Аралшуның бер төре.doc

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *