«Тиен туган конгэ чакырды»

Автор: Султанова Рушания Асгадулловна
Тиен туган көнгә чакырды.
Икенче кечкенәләр төркемендә математика буенча шөгыль конспекты
Максат:
1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү;5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.төсләрне дөрес әйтү.
2) Уйлау-фикерләү сәләтләрен; игътибарлыкларын үстерү; сөйләм телләрен баету.балаларга бер-берсенә юл куярга өйрәтү; күтәренке кәеф булдыру.кунакта үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү.
3) Гади математик күзаллау формалаштыру, кызыксыну уяту.

Күрсәтмә мат-л, урман аланы, тиен; бүләкләр,саннар,магнит тактасы,пирамида, геометрик фигуралар,хат.
Шөгыльнең барышы:
-Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар белән елмаеп исәнләшик.

-Ә хәзер түгәрәк ясыйк:
-Кулларга без тотындык.
Бер-беребезгә елмайдык
Җылы китте кулларга.
Рәхәт булды дусларга.

• Балалар.Бүген миңа бакчага килгәндә беләсезме кем очрады? Ул ап-ак,йомшак,кечкен ә үзе куркак?Кем икәнен беләсезме?Әйе,куянкай.
Ул миңа нәрсә биргән?Хат бирде балалар бик дөрес.
• Әйдәгез әле хатны укып алыйк.”Исәнмесез нәни дусларым.Бүген минем туган көнем.Мин сезне бәйрәмгә чакырам.Сезне көтеп тиен дустыгыз.
• Туган көнгә барабызмы дусларым? — Әйе.
• Тиен кайда яши? Ул нинди хайван?Аның башка хайваннардан аермалы нинди ягы бар? Ул нинди хайван?(Өч хайван рәсеме арасыннан тиенне табу).
• Кунакка барганда нинди әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә кирәк? Әңгәмә үткәрү.
• Балалар киттекме туган көнгә? Без урманга җәяү генә барырбыз.Чөнки авылыбызга урман якын.Юлда барганда ял итеп,төрле уеннар уйнап барырбыз.
• Магнитлы такта,анда саннар,шул саннарны урыннарына дөрес тезу һәм киредән санату.(Саннар урманга чыгып адашканнар,хәзер үзләренең урыннарын,дусларын таба алмый елашып утыралар.Аларны дөрес тезү.)
• Ял итеп алу. Урман аланына килдек,
Матур урыннар күрдек
Яшел чыршы уң якта,
Каен кызы сул якта,
Ә агачлар бик биек,
Куаклары тәбәнәк.
Юлыбызны дәвам итәбез.Пирамида төзү,Төсләрен дөрес атау.
Презентация карау.(Бер,күп,кыска-озын,Биек –тәбәнәк,киң-тар,Һ.б.)
Тиен өненә килү.Туган көне белән котлау.
Ак калач уенын уйнау.
Тиен туган көненә печеньелар пешергән.Квадрат,өчпочмак,түгәрәк,турыпочмак формасында.

Йомгаклау. (2 мин)
Балалар, шулай итеп без сезнең белән бүген кая бардык? (урманга)
Без анда кемне туган көне белән котладык? ( тиенне.)
Тиен белән нишләдек? ( ак калач уены уйнадык.)
Балалар, сезгә бүгенге сәяхат охшадымы? (әйе)

Тиен туган көнгә чакырды.docx