Кар ява

Автор: Фасахова Алия Рауфовна
Максат: балаларны кар һәм аның үзлекләре бн таныштыру;балаларның сүз байлыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү; кышкы табигатькә соклану хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Балаларның кыш турында күзаллауларын киңәйтү;кар һәм аның билгеләре бн таныштыру, сөйләмдә сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтү.
2. Балаларның игътибарын, диологик сөйләмен,сөйләм сулышын үстерү,рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту, пространствода ориентлашуларын үстерү;
3. Бер – берсенә дус – тату мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: мультимедийный такта,уенчык куян,мамык кисәкләре, зәңгәр төстәге кәгазь битләре, ак гуашь,кыш турында, куян турында аудио язма, магнитафон.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче:Балалар хәерле иртәләр! Карагыз әле бүген безгә кунаклар килгән , әйдәгез әле алар бн исәнләшик!
— Исәнмесез!
Балалар хәзер мин сезгә кыш турында шигырь укыйм, сез игътибар бн тыңлагыз!

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.

Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Тәрбияче: Балалар бу шигырь нәрсә турында? Балалар әйдәгез экранга карагыз әле,нинди матур рәсем, бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән, кайсы ел фасылы? Урамда нәрсә ява? Урамда ничек? Кешеләр ничек киенгән?
Әйдәгез балалар хәзер өстәл янына килик әле.( Өстәлдә савыт бн кар тора)
Балалар бу нәрсә ? Нинди төстә? Кар нинди? Кар каян ява ? Кая ява?Балалар карны авызга кабырга ярамый, ул пычрак, салкын!
Балалалар җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Балалар урамда без сезнең бн кар явуын күзәткән идек, хәтерлисезме?Кар яуганда кар бөртекләре очалар, бөтереләләр. Әйдәгез әле кар бөртекләре кебек очып, бөтерелеп алыйк .
( тәрбияче “Кар бөртекләре” аудио язмасын куя һәм балалар бию хәрәкәтләре ясыйлар)
-Булдырдыгыз балалар, әфәрин! Исегездәме кар бөртекләре безнең биялиләргә кунганнар иде . без аларга өрә идек,әйдәгез шуны кабатлыйк әле.( тәрбияче балаларга мамык бирә.Балалар мамыкны учларына куеп өреп очыралар. Уен 2-3 тап. Кабатлана)
Ишек шакыйлар.
Тәрбияче: балалар ишетәсезме ишек шакыйлар….Карыйм әле кем булырга мөмкин икән….
Елый елый куян керә:
Исәнмесез балалар!
— Исәнме куян!Куян нигә елыйсың син?
Куян: балалар минем балалар янына кайтасым килә… урамда кар әз яуган мин кайта алмыйм , төлке мине сагалый, төлкедән качыр өчен кар бик әз.
Тәрбияче:
-Елама куян, без сиңа ярдәм итербез,әйдәгез куянны мактыйк әле….
( Куян йомшак, куркак,Җитез, тиз чаба. Сикерә. Куян кишер, кәбестә ярата, куянның койрыгы кыска, колаклары озын.)
-Әйдәгез куян бн уен уйныйбыз. Х/уен “Ак куян”
Тәрбияче:булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде куян төлкедән курыкмасын өчен без аңа булышыйк, күп итеп ак кар ясыйк.( зәңгәр кәгазь битенә ак буяу, бармакла бн кар ясыйлар)
Тәрбияче: балалар күрдегезме күпме кар яудырдык, кыш көне кар күп булырга тиеш, куянда өенә кайтырга курыкмас хәзер. Балалар карны нинди төс бн ясадык
Куян: Рәхмәт сезгә балалар , мин бик шат! Хәзер мин курыйкмыйча балаларым янына йөгерә- йөгерә кайтам.

Тәрбияче: Менә балалар шуның бн безнең шөгелебез тәмам! Сезгә бик зур рәхмәт!

Кар ЯВА Восп.г.docx