Интерактивные методы обучения как средство формирования ключевых компетенций обучающихся

Автор: Ахмадиева Рузиля Рафаэловна
Тема: Лексика бүлеген кабатлау

Максат:
-Татар әдәби теленең сүз байлыгы турындагы төшенчәне өйрәнү;
2) Омонимнар, синонимнар, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны укучылар үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре бирү;
3) сүзлекләр, аларның төрләре белән танышуны дәвам итү, сүзлекләрдән файдалана белү.
Җиһазлау: 1) “Аңлатмалы сүзлекләр” 1-3 том, “Русча-татарча сүзлек”, “Татар энциклопедиясе”, “Фразеологик әйтелмәләр”, “Орфография” һ.б.; 2)туп, уенчык автобус; 3) “Лексикография” бүлегенең (1өлеше) топографик картасы; 4) карточка-конвертлар; 5) башваткыч язылган плакат.

Төркемгә бүлү.
Мин Сезгә төрле предметлар тәкъдим итәм: үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.
Карагыз әле өстәлдә дә кәрҗиннәр бар. Сезнең кулдагы предметлар кайсы кәрҗиндә бар, шул төркемгә утырыгыз.
Ә хәзер матур итеп бастык. Тирән итеп сулыш алабыз (күрсәтәм).
Күзләрне йомып, үзебезгә яхшы кәеф телик. Күзләрне ачтык, бер-беребезгә карап елмаябыз. Рәхмәт, укучылар, утырыгыз.
Сезнең парталарыгызда татар теле дәресе өчен барысы да бармы?
— Әйе, китап, дәфтәр, каләм, карандаш.
Яхшы, хәзер дәфтәрләрне ачып, ике юлны калдырып, бүгенге числоны язабыз.
Егерме икенче ….
Сыйныф эше.
Укучылыр, монда нәрсә җитми?
Хәзер нинди ай? Бу бердәнбер тәрҗемә ителә торган алынма сүз.
Яхшы укучылар, ә хәзер алдагы эшебезне башлыйбыз. Дәрестә без сәяхәт итәрбез. Хәзер беренче күнегүне эшлибез.
1 нче номерлы конверттан ак бланкны алабыз. Самат, безне бирем белән таныштыр әле.
Текстны тулыландырып языгыз.
Бу биремне үтәр өчен алдагы темаларны искә төшерәбез.
Омонимнар, синонимнар, антонимнар, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр. Үткән дәрестәге темаларның исемнәрен кулланып, әйдәгез текстка төп сүзләрне өстәп чыгыйк.
Ә хәзер шушы төп сүзләрне дөрес итеп күпнокталар урынына урнаштырабыз.
Лексикология – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән. Грекчадан лексика – “сүз”, логос “фән” дигәнне аңлата.
Синонимнар – бердәй яки якын лексик мәгънә белдерә торган сүзләр төркеме.
Антонимнар – капма-каршы лексик мәгънәле сүзләр төркеме.
Омонимнар – бертөрле әйтелеп, төрле мәгънәне белдерә торган сүзләр.
Сүзләрнең бер яки берничә мәгънәсе була. Сүзнең бер лексик мәгънәсе булса, ул бер мәгънәле сүзләр дип атала. Сүзлектә күп мәгънәле сүзләр булса, шушы сүзләрнең мәгънәләре санап кителә.
Туры мәгънә – сүзнең төп мәгънәсе. Күчерелмә мәгънә – сүзнең туры мәгънәсе нигезендә барлыкка килгән икенчел мәгънә. Дәфтәрләрне алышын иптәшегезнең эшен тикшереп барыгыз
Беренче җөмләне марат син укы. Сез каршы түгелме?
Икенче
Критерий тактада.
Хәзер үзбәя битен алабыз. Анда исемнәрегезне языгыз.
Санадыгызмы? Математиканы искә төшердегезме?
Кем 9 сүзне дөрес тапты, сез 3 ноктаны тоташтырасыз.
7-8 сүзне табучылар – 2 ноктаны тоташтырасыз
5-6 сүзне табучылар тоташтырмыйсыз
Без язган сүзләр татар телендә кайсы бүлеккә карый? Лексика? Лексиканы куям. Димәк бүгенге темабыз яңамы?
Лексика бүлеген кабатлау. Теманы дәфтәргә язып куябыз. Язам. Укучылар,тактага игътибар итегез әле.
Ә хәзер без фигыльләр ярдәмендә бүгенге дәреснең максат һәм бурычларын билгеләрбез.
Максат: гомумиләштерергә. Нәрсәне? Лексика темасын.
Бурычлар: кабатларга. (нәрсәләрне?) Омоним, антоним , синоним, бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез.. Ә аның өчен безгә сәяхәтнамә кирәк булачак.
Сәяхәтебез өчен карта төзергә кирәк, карта икенче төрле сәяхәтнамә . Эшне башлыйбыз.
Төп темабыз нинди әле?
Лексика. Аның эчендә папкалар бар, әйдәгез, тулыландырыйк. :
Сезнең
Омонимнар, синонимнар, антонимнар, бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр. Тактага элергә кем ярдәм итә?
Яхшы булды. Тик, нәрсәдер җитми. Хәзер нишлибез?
Мисаллар китерәбезме?
Сезгә парталарыгыздагы рәсемнәр ярдәмгә килер.
Тактага эләбез.
Элдек
Музыканы кабызам.Физкультминутка
Хәзер ныгыту өчен язма эш эшләп алырбыз.
Конверттан икенче биремне алабыз.
Бу нәрсә? Бу — текст.Димәк, нишлибез? Укыйбыз.
Бер бала укый.
Укучылар бу текст нәрсә турында?
Алсуның китап яратуы турында.
Хәзер текст буенча биремнәрне үтәрбез. Алар серле тартмада. Беренче биремне кайсыгыз сайлый?
Камил, яле.
1) Омоним
Тикшерү.һәр этапка бәя
2) Антоним
3) Синоним
4) Бер мәг
5) Туры күчерелмә

Беттеме? Укучылар хәзер тексттан калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә игътибар итегез. Ничек уйлыйсыз, бу татар теленең үз сүземе?
Әйе-,юк.
Фикерләрегезнең дөреслеген дәреслектән тикшереп карыйк. Дәреслекне кулга алабыз. Бишле санын ераклаштырабыз һәм якынлаштырабыз.Үзебезгә бишле билгесе теләп, 108 нче битне ачабыз. Димәк, китап сүзе кайсы телдән кергән?Гарәп-фарсы теленнән Китап сүзе белән берәр җөмлә әйтә аласыңмы? Кем ярдәм итә?
Рефлексия
Укучылар, дәресебезнең башына әйләнеп кайтыйк.
Тактага игътибар итик.Дәресебезнең темасы нинди иде? Лексика нинди темаларны үз эчен ала?

Икенче бурычка ирешер өчен нишләдек. Бу темаларны аерырга безгә нәрсә ярдәм итте?
3 Бирелгәнтекст буенча эшләдек текстта бу тема буенча сүзләр очрадымы?
Үзбәя.
Рәхмәт, укучылар, хәзер үзбәягә игътибар итик. Нинди җөмлә килеп чыкты бу татар халкының мәкале. Укыйк әле. Китап белем чишмәсе. Әңгәмә мәкалҗдәгә нини фикер салынган китап укыган кеше белемле була. Дәрескә бишле билгесе алыр өчен, сезнең үзбәягездә мәкаль килеп чыгарга тиеш иде. Кайсыгвыз ахырына кадәр килеп чыктыКарыйбыз. Кемдә тулы мәкаль бар. ? Китап – белем чишмәсе. Дөрес. Димәк, Айгөл бишле ала. Ик сүз – дүртле, 1 сүз булса, өчле куясыз.
Кемнәр дүртле алды бишле өчле
Өй эше.
1) 121 нче бит, 1 нче сорауга язмача җавап. Яхшылап тыңлаган булсагыз, аңларсыз.
2) Тел сүзенең ничә мәгънәсе бар? Схемасын төзеп киләсез. Схеманы сүзләр белән дә, рәсем итеп тә төзергә ярый.
3) Китапханәгә барып, күңелегезгә ошаган китапны белән танышыгыз.
4) Матур итеп бастык, тирән итеп сулыш алабыз.
Елмаегыз, сез бик акыллы! Рәхмәт Сезгә!

Выступление.docx