воспитатель

Автор: Лейсан Наилевна Гарипова
Тема: «Тылсымлы бүлмә».
Яшь узенчәлекләре буенча төркем: Мәктәпкә әзерлек.
Мәктәпкәчә белем биру методикасы: Танып белү үсеше (ФЭМП).
Үткәрде : Гарипова Ләйсән Наил кызы.
Бурычлар: 1. Балаларныӊ белемнәрен тикшерү: ел фасылын, атна көннәрен, 1–10 кадәр тәртип буенча санау, кирегә санауны һәм чагыштыруны, так һәм җөп саннарны аера белүләрен ныгыту;
2. Балаларны геометрик фигураларны, геометрик формаларны аеруны пространствода ориентацияләрен камилләштерү, мәсьәлә төзи һәм чишә белүләренә ирешү;
3. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү, төгәл җавап
бирә белергә ойрәтү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.
Жиһазлар: Серле тартма һәм хат, күрсәтмә рәсемнәр, ручка, шакмаклы дәфтәр бите, мольберт, маркер, проектор, компьютер, 1-10 кадәр санау өчен рәсем һәм “Математика” сүзе өчен хәрефләр.
Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.
Сузлек өстендэ эш: Так, җөп, чишелеше, шарты, җавабы.
Алдан эшләнгән эш: 1-10, 10-1 кадәр санау, предметларны чагыштыру, пространствода ориентлашу, мәсьәләләр төзү.
Шөгыльнең тозелеше: 1. Кереш өлеш (дәвамы 1 мин).
Максат: Балаларнын игътибарын жәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.
2. Төп өлеш (дәвамы 22 мин)
Максат: Максатларны үзләштерү.
3. Йомгаклау өлеше (2 мин)
Максат: Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Барышы:
Т: Хәерле иртә! Балалар мин кичә мәктәптән хат алдым. Бүген сезне дә таныштырып китәсем килә. Балалар сез барыгызда мәктәпкә әзерлеккә йөрисез. Сезнең укытучылар белемнәрегезне белә, ә менә мәктәп директоры сезнең турыда берни дә белми, әлегә. Мәктәпкә барырга сез әзерме, юкмы икәнне белер өчен безгә сораулар һәм биремнәр җибәргән. Балалар сез бу сорауларга җавап бирергә, биремнәрне чишәргә әзерме?
Б: Әйе, әзер.
Т: Балалар безнең урамда нинди ел фасылы?
Б: Урамда кыш.
Т: Кыш фасылы ничә айдан тора? Атап китик. Хәзер нинди ай?
Б: Кыш фасылы өч айдан тора. Декабрь, январь, февраль. Хәзер февраль ае.
Т: Бер атнада ничә көн? Исемнәрен искә төшерик. Ничә эш көне, ничә ял коне?
Б: Бер атнада җиде көн. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. 5 эш көне, 2 ял көне.
Т: Рәхмәт.Тәүлек ничә өлештән тора?
Б: Тәүлек дүрт өлештән тора. Иртә, көн, кич, төн.
Т: Менә бу тартмада 1-10 кадәр цифралар. Шул цифраларны алыйк һәм дөрес итеп
1 – 10 кадәр тезелеп басыйк әле. ( карточка җитмәгән балалар аларга каршы тезелеп басалар һәм сорауларга җавап бирәләр)
Б: 1 — 10 һәм 10 — 1 кадәр саныйлар. Цифраларның күршеләрен, җөп һәм так саннарны атыйлар.
Т: Булдырдыгыз балалар, бик дөрес.
Т: Ә хәзер цифралар язылган карточкаларны әйләндереп тотыгыз әле, анда нәрсә дип язылган икән.
Б: МАТЕМАТИКА.
Т: Бик дөрес, балалар “А”, “К” авазлары нинди авазлар әле?
Б: А- калын сузык аваз, К- саңгырау тартык аваз.
Т: Әфәрин, булдырдыгыз. Ә хәзер директор тылсымлы бүлмәгә керергә ди. Сезнең тылсымлы бүлмәдә буласыгыз киләме?
Б: Әйе, буласыбыз килә.
Т: Күзләрне йомып, әкияттәге кебек 3 кадәр санап, урыннарда әйләнәбез. Күзләрне ачтык. Без нинди бүлмәгә кердек.
Б: Матур бүлмәгә.
Т: Бик дөрес, ул матур гына түгел тылсымлы да әле. Әйдәгез бүлмәгә рәхим итегез, урыннарга утырыйк.
Т: Балалар бүлмәдәге предметларга биремнәр яшерелгән, безгә шуларны табарга һәм дөрес итеп чишәргә кирәк. Биремнәрне чишеп бетергәч ишек ачылса, димәк без сезнең белән мәктәпкә әзер. Ишекне ачып карыйк әле. Ачылдымы?
Б: Ююк.
Т: Нәрсә сорый ул бездән?
Б: Код сорый.
Т: Без бүлмәдән 5 бирем табарбыз һәм җавапларны тактага язып барырбыз. Сез әзерме?
Б: Әйе, әзер.
Т: Менә бу кәгазьгә басып карыйк әле. Артык фигураны табарга. (балалар җавап бирә, аңлаталар һәм җавапны тактага язабыз)
Б: Өчпочмак, ромб, түгәрәк.
Т: Икенче биремне эттән сорап карыйк. Мисалларны чишәргә.
Б: (балалар тактага чыгып эшлиләр, җавап языла)
Т: Бик дөрес. Өченче биремне сейфтан карыйк әле, сейф та код сорый. Код сәгатьтә яшерелгән. (балалар кодны әйтәләр, биреп килеп чыга)
Т: Бу рәсем белән нишләргә була?
Б: Мәсьәлә төзергә.
Т: Мәсьәлә ничә өлештән тора?
Б: Мәсьәлә 4 өлештән тора.
1) Мәсьәләнең шарты.
2) Мәсьәләнең соравы.
3) Мәсьәләнең чишелеше.
4) Мәсьәләнең җавабы.
Т: Рәхим ит Самир мәсьәлә төзеп күрсәт әле. (балалар урыннарда чишәләр, җавап языла)
Самир: Урамда 6 тавык йөри иде, шуларның икесе китте.
Урамда ничә тавык калды?
6 – 2 = 4
Урамда 4 тавык калды.
Т: Молодец! Әйдәгез ял итеп алыйк.
— Ял минуты: Без әле бераз арыдык.
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга
Аннары артка,
Уӊга, сулга
Иӊ өсләрен сикертәбез
Кулларны биетәбез.
Бер алга сузыйк
Бер артка сузыйк.
Без күӊелле ял итәбез.
Т: Бу киемнән карап карыйк әле, бирем — предметларны чагыштырырга.
Б: (балалар җавап бирә, урыннарда эшлиләр, бер бала тактада эшли һәм җавапны чагыштырабыз, аңлаталар)
Т: Соңгы биремне эшләр өчен әйдәгез компьютерны кабызып карыйк. Компьютер кабынмый код сорый. Нәрсәдән ярдәм сорыйк икән?
Б: Попугайдан сорыйк. (попугай әйткән кодны җыялар)
Т: Бик дорес балалар. Бу нинди бирем?
Б: Графический диктант.
Т: Диктант язабызмы?
Б: Әйее, язабыз.
Т: Нәрсә килеп чыкты?
Б: Ачкыч. (балалар җавап бирә)
Т: Ачкыч булды, ишекне ачып карагыз ди. Мина кодны әйтеп торыгыз.
Б: 324547
Т: Балалар ишек ачылдымы?
Б: Әйе, ачылды.
Т: Димәк без мәктәпкә укырга барырга әзерме?
Б: Әйе, әзер.
Т: Директор ишек ачылганын күрде һәм ул сезне укырга котеп кала. Ишекнең бу ягында сезгә раскраска калдырган.
Балалар без тылсымлы бүлмәгә керер өчен һәм безнең бүлмә ишегебез ачылсын өчен сезнең белән ниләр эшләдек? Кайсы бирем күбрәк ошады?
Б: (Балалар җавап бирә)
Шуның белән безнең шөгылебез тәмам.

Волшебное комната.ppt