воспитатель

Автор: Лейсан Наилевна Гарипова
Тема: «Куян кызына ярдәм кирәк»
Яшь узенчәлекләре буенча төркем: Зурлар.
Мәктәпкәчә белем биру методикасы: ФЭМП,танып белү
Бурычлар: 1. Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10 кадәр тәртип буенча санау hәм кирегә санауны һәм чагыштыруны ныгыту;
2. Балаларны геометрик фигураларны hәм геометрик формаларны аеруны камилләштерү, алар турында белешмә бирә белүләренә ирешү;
3. Логик фикерләү сәгәтләрен үстерү, төгәл җавап
бирә белергә ойрәтү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.
Жиһазлар: «Яз» картинасы, тәүлек өлешләре рәсеме, серле капчык , геометрик формалар, телефон, проектор, компьютер, бирем белән карточкалар,туп,төрле төстәге полоскалар, санау таякчыклары, 1-10 кадәр санау өчен рәсем.
Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.
Сузлек өстендэ эш: Призма, йомшак, зуррак.
Алдан эшләнгән эш: 1-10, 10-1 кадәр санау, предметларны чагыштыру, пространствода ориентлашу.
Шөгыльнең тозелеше: 1. Кереш олеш (дэвамы 3 мин).
Максат: Балаларнын игътибарын жәлеп иту, шогыльгэ кызыксыну уяту.
2. Төп өлеш (дәвамы 20 мин)
Максат: Максатларны узлэштеру.
3. Йомгаклау өлеше (2 мин)
Максат: Эшлэнгэн эшлэргэ нэтижэ ясау.

Барышы:
Тәрбияче: Әйдәгез балалар рәхим итегез, түгәрәк ясап басыйк. Бер – беребезгә һәм кунакларга хәерле иртә теләп исәнләшик.
(Балалар шигырь сөйли)
Исәнме, кояш!
Исәнме, һава!
Исәнме, иртә!
Исәнме, йомшак җил!
Исәнме, Туган ил!
Т: Рәхмәт. Балалар безнең урамда нинди ел фасылы?
Б- р: Урамда яз.
Т: Яз фасылы ничә айдан тора? Атап китик.
Б-р: Яз фасылы өч айдан тора. Март, апрель, май.
Т: Бер атнада ничә көн? Исемнәрен искә төшерик.
Б-р: Бер атнада җиде көн. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.
Т: Рәхмәт.Тәүлек ничә өлештән тора?
Б-р: Тәүлек дүрт өлештән тора. Иртә, көн, кич, төн.
Т: Балалар телефонга хәбәр килде, кемнән икән карыйм әле. Сез “Куян кызы” дигән әкиятне хәтерлисезме? Куян кызы язган. Ул үзенең иптәшләре белән өй төзеп, әнисен шатландырыга уйлаган. Ләкин аның берни дә килеп чыкмаган, ул бездән ярдәм сорый. Сез ярдәм итәр идегезме? Куян кызы янына барып җиткәнче безгә юлда математик биремнәр үтәргә кирәк була. Биремнәрне үтәргә сез әзерме?
Б-р: Әйе, әлбәттә.
Т: Алар янына, нәрсәгә утырып барыга була?
Б-р: Машина, автобус, трамвай, самолет, поезд.
Т: Ә сез нәрсә белән барыр идегез.
Б-р: Поезд.
Т: Без сезнең белән үзебезнең поездны төзербез. Өстәлдә төрле төстәге полоскалар бар, шул полоскаларны иң кыскадан озынга тезәбез.
(балалар эшлиләр)
Т: Поездга утырыйк кузгалдык.
Поездның ничә вагоны бар?
Кызыл вагон ничәнче булып тора?
Зәңгәр вагонның сул ягында нинди вагон тора?
Сары вагоннын уң ягында нинди төстәге вагон?
Иң озын вагон нинди төстә?
Иң кыска вагон ничәнче булып тора?
(балалар җавап бирәләр)
Т: Килдек, төшәбез. Монда серле капчык , анда нәрсә бар икән? Карыйбызмы?
(геометрик формалар турында сөйлиләр)
Т: Балалар, агач ботагында цифралар яшеренгән әйдәгез 1-10 кадәр, 10-1 кадәр саныйк.
(бер бала чыгып саный)
Т: Ә хәзер туп белән “Киресен әйт” дигән уен уйнап алабызмы?
Ак – кара.
Көн – төн.
Озын – кыска.
Зур – кечкенә.
Тар – киң.
Йомшак – каты.
Кайнар – суык.
Ямсез – матур.
Пычрак – чиста.
Т: Алдагы биремнәрне өстәл артында дәвам итәрбез, рәхим итегез. Сезнең алдыгызда цифра белән карточкалар бар, алар үзләренең күршеләрен югалтканнар, ярдәм итәбезме?
Б-р: Әйе. (шәхси эшлиләр)
Т: Бирем белән карточкаларны алдык, чагыштырабыз. Груша белән алма арасына нинди тамга куябыз?
Б-р: Зурлык тамгасы куябыз.
Ял минуты:
Один, два, три, четыре, пять,
Топаем на месте.
Один, два, три, четыре, пять,
Хлопаем ручками.
Один, два, три, четыре, пять,
Занимаемся опять.
Т: Бу кәгазьнең икенче ягында, пространствода ориентлашуны искә төшереп алырбыз. Кәгазьнең уртасына түгәрәк, оске уң почмаккка квадрат, аскы сул почмакка өчпочмак ясыйбыз.
(балалар шәхси эшлиләр)
Т: Инде хәзер, куян кызына санау таякчыклары белән өй төзергә ярдә м итик. Экранга карыйбыз һәм дорес итеп укыйбыз.
Б-р: Зур яшел өй, кечкенә сары өй.
(балалар шәхси эшлиләр)

Кулланылган әдәбият:
Л.Г. Петерсон, Е.Е. Кочемасова “Игралочка”

Волшебное комната.ppt