«Һөнәри үсеш алымнары»

Автор: Ахмадиева Рузиля Рафаэловна
Укытучы… Кем син?! Авыр чакта иңнәремә кагылып, назлы елмаюың белән бар кайгыны юкка чыгарырга сәләтле тылсымчымы? Әллә инде еллар күзлеге аша карап, сабыйларның керсез, сусаган күңел гөлләренә ләйсән яңгыры кебек шифа өстәүче табибмы? Я булмаса, сүнеп барган күңел чаткыларын дөрләтеп, учак кабызырга сәләтле кешеме? Серләреңә төшенәсе иде… Дөрес, һөнәрләр дулкынында иң мөкатдәс, иң якты, бәхеткә юл ярырга ярдәм иткәне – укытучы һөнәре. Әйе, мин моны шикләнмичә, горурланып әйтә алам. “Ничек инде, ә кешеләрне үлем тырнагыннан коткарып калучы табиблар?! Алар белән чагыштырып буламы соң?!” – диярсез. Килешәм, ә ул, әнә шул бер карашка гади, ләкин шул ук вакытта наз тулы күңеле аша изгелек орлыкларын чәчкән укытучы күпме сүнеп барган җаннарны уяткан, инде беттем, җиһанда минем кебекләргә урын юк диючеләргә яңадан җан өргән мөгаллимә түгелме соң?! Әйе, нәкъ шулай… Уйланырга нигез юк түгел…
esse.docx